Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары тимераякта шуу буенча «Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Татарстан Республикасы укучыларының XII Спартакиадасы» ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Яр Чаллы шәһәре җыелма командасы составында "Виктория” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 12 спортчының сигезе пьедесталга менде һәм 28 призлы урын яулады.

Урта яшьтәге егетләр арасында дүрт дистанциядә абсолют җиңүче булып Андрей Матвеев танылды. Шул ук яшь категориясендә Арсений Зуев 500 метрга – 2 урын, 1000, 3000 метрга һәм күп төрле ярышлар суммасы буенча 3 нче урынны алды. Урта яшьтәге кызлар арасында Милана Талыбова масстартта икенче булды, шулай ук җыелма команда исәбенә 1500 һәм 3000 метрга көмеш һәм 1000 метрга дистанциядә бронза медаль китерде.

Шул ук яшь категориясендә Александр Брунов 1000 метрга ярышта 3 урын алды, Юлия Назарова өч дистанциядә алтын, күп төрле ярышлар суммасы буенча көмеш медаль яулады.

Иң мавыктыргыч дисциплинада Чаллы спортчылары икенче урынны алды. Егетләр командасы составында Арсений Зуев, Андрей Матвеев,  Андрей Знаков чыгыш ясады. Кызлар арасында беренче стартны Юлия Назарова алып барды, 2 әйләнештә – Елизавета Баринова, финиш әйләнешендә – Милана Талыбова. Укучылар Спартакиадасында автокала командасы өченче урынны алды.

Спортчыларны бүлекнең өлкән тренерлары Розалия Шаһапова, Людмила Дементьева, Светлана Зуева әзерләде.

Дүшәмбе, 28 гыйнвар 2019, 11:16