Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Тарих-туган якны өйрәнү музеенда экскурсоводлар мәктәбе эшли башлады. Бу өстәмә белем бирү программасы, анда балалар тәҗрибәле белгечләрдән төркем белән эшләү алымнарын һәм ысулларын өйрәнеп кенә калмыйча, шәһәр тарихыннан кызыклы фактлар белән дә таныша алалар. Уку вакыты – алты ай. Дәресләр Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия базасында уза.

Төркем инде тупланган – аңа 7 сыйныф укучылары керде. Программа музейның өлкән фәнни хезмәткәре Алия Мөхәммәтханова тарафыннан эшләнгән. Яшь экскурсоводларны әзерләү татар телендә алып барыла. Ул үз эченә теоретик базаны өйрәнүне, җитди әзерлек өлешен һәм практиканы ала. Традицион музей маршрутын укучылар арасында бүлештеләр инде. Хәзер балалар экскурсия үткәрү өчен үз текстлары өстендә эшлиләр.

Бу инде «Экскурсовод» өстәмә белем бирү программасының икенче җыелмасы. 2018 елда Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда 2нче гимназиянең 7-8 сыйныфларыннан алты укучы белем алды. Яңа экскурсия проекты төзү алдыннан балалар «Чулман елгасы ярындагы шәһәр» автобус экскурсиясе, Үзәк урам буйлап җәяүле экскурсия һәм «Бөек төзелеш тарихы» (Камаз музее залы) тематик экскурсиясе белән таныштылар.

Аннан соң фәнни хезмәткәрләр белән берлектә укучылар “2 нче гимназия –Үзәк урамы – Тарихи – туган якны өйрәнү музее” дигән маршрут төзеделәр. Узган елның май аенда йомгак ясалды. Укучылар 2 нче гимназия укучыларының әти-әниләре өчен автобус экскурсиясе үткәрделәр. Октябрь аенда татар телендәге экскурсия текстын һәм хикәясен мәктәп директорлары бәяли алдылар.

Дүшәмбе, 28 гыйнвар 2019, 11:26