2 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең җыр һәм бию академия ансамбле концерты узачак. Милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию ансамбле составына ир – атлар хоры, бию төркеме, оркестр, солистлар, балалар хәрби ансамбле бар.
Һөнәри армия коллективы иҗаты Совет хәрби сәнгатенең иң яхшы традицияләрен пропагандалауга юнәлдерелгән. Оркестр репертуары рус һәм чит ил классикасы үрнәкләрен, заманча инструменталь һәм халык әсәрләрен, җырлар, дөнья халыклары биюләрен, солдат биюләрен үз эченә ала. Атаклы ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе – РСФСРның халык артисты, Мәскәү консерваториясе профессоры, Россия Эчке эшләр министрлыгы премиясе лауреаты, эчке хезмәт генерал-майоры Виктор Елисеев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 27 гыйнвар 2019, 11:43