Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 58 нче мәктәптә халык дружиначылары сафларына кергән 30 укытучыга таныклыклар тапшырдылар. Бүгенге көндә аларның саны мәктәптә 37 кеше. Алар барысы да җәмәгать тәртибен саклауда, шәһәр массакүләм чараларында 1 майга митинг, Сабантуй, Үзәк чыршы ачу тантанасында актив катнашалар.

2018 елның икенче яртыеллыгында «Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан өчен» шәһәр премиясе белән 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Низамиева бүләкләнде. Хәзерге вакытта шәһәрдә ике меңгә якын кеше тупланган, 142 халык дружинасы эшли. 2018 елда Чаллыда дружиначылар ярдәмендә 72 җинаять эше ачыкланган.

Дүшәмбе, 28 гыйнвар 2019, 15:48