Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 февральдә «Яр буе» паркы мәйданында 10 нчы шәһәр студентлар спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары узачак. Стартка югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары чыгачак, алар эстафетада: егетләр өчен 3-3әр км, кызлар өчен 3 -2әр км арага ярышачак. Команда составына өч кыз һәм өч егет керә. Гаризалар 3 февральгә кадәр шәһәр студентлар советына әлеге электрон почтага gsschelny@mail.ru кабул ителә.

Чаңгы ярышлары спартакиада кысаларында өченче ярыш булып торачак. Быел, узган елдагы кебек үк, ярышлар шәһәр Мәйданының чаңгы биатлон комплексында «Кар барслары» спорт комплексы булышлыгы белән уздырылачак.

Дүшәмбе, 4 февраль 2019, 08:51