Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Р. С. Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» балалар-яшүсмерләр ат спорт мәктәбе командасы кышкы туризм Кубогында призлы урыннар яулады. Ярыш Мәскәү өлкәсендә узды. Шәхси зачетта Павел Новиков техник каршылыкларны җиңеп, кыска дистанциядә җиңү яулады һәм кыска «Аллюра контроле» дистанциясендә 2 нче урынны алды. Алинә Хәйретдинова хатын – кызлар арасында гомуми зачетта кыска дистанциядә 7 урын алды, ә гомуми зачетта 8 урынга чыкты. Шәхси зачетта ул җиденче булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан спортчылары ат туризмы буенча ярышларда беренче тапкыр катнаша. Хәзерге вакытта бу спорт ат туризмы төре Россиянең төрле төбәкләрендә популярлаша гына башлый.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 08:38