Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

34нче мәктәптә Автозавод районының 49 комплексында яшәүчеләр белән очрашу булды, анда Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге урынбасары Флера Андреева, шәһәр Советы депутатлары Эдуард Панфилов һәм Андрей Максимов катнашты. Татарстан Республикасы һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән 55 км шәһәр юллары ремонтланган, шул исәптән Автозавод проспектының һәм Татарстан урамының бер өлешенә капиталь ремонт ясалган.

"Камстройсервис" ҖЧҖ идарәче компаниясе эшчәнлеге турында Сергей Клещев хисап тотты. Катнашучылар шулай ук «Йорт төзүчеләр» ТИҮ рәисе Фәридә Хафизова чыгышын тыңладылар. 2018 елда территория Советы "Татарстан Республикасының иң яхшы ТИҮ" республика конкурсында катнашып 1 урынны алды. Грант акчасына 49/22, 49/25 торак йорты янында 665 мең сумлык балалар мәйданчыгы һәм 49/10 йорты территориясендә балалар мәйданчыгы элементлары урнаштырылды.

Флера Андреева билгеләп үткәнчә, киләсе ел Чаллы һәм бөтен республика өчен бик истәлекле булачак  – бу КАМАЗның 50 еллыгы һәм WorldSkills-2019 һөнәри осталык дөнья чемпионатын уздыру елы булачак. 

60нчы мәктәптә 12,13,14 комплексларда яшәүче чаллылылар белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев очрашты. Үзәк айоны инфраструктурасы үсеше һәм 2018 елда администрация эшчәнлеге нәтиҗәләре турында район башлыгы Искәндәр Галимов сөйләде. Үзенең чыгышында ул узган елда «Мәгариф оешмаларында 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру» дигән яңа федераль программа кабул ителүен билгеләп үтте. Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында узган ел Үзәк районында 2019 елда тапшырылачак 14 нче һәм 35 нче комплексларда яңа балалар бакчалары төзелеше башланган.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 09:47