Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рус география җәмгыятенең Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды дөнья рекордын куярга әзерләнә. Аквалангистларның бурычы - боз астында кимендә 10 сәгать үткәрү.

Су астына төшүләр техник яктан иң катлаулы һәм куркыныч. Хәзерге заман практикасында аквалангистның түбән температура һәм күрүчәнлек шартларында яшәешен тәэмин итү методикасы юк. Отряд әгъзаларына куркынычсыз технология эшләргә һәм аны 10 сәгать эчендә су астына төшкәндә сынап карарга кирәк. Бу киләчәктә Арктикада тикшеренү эшләрен оештырырга мөмкинлек бирәчәк, анда бозлар хәрәкәте аркасында су астында планнан тыш тоткарлыклар килеп чыгуы ихтимал.

Аквалангистларга озакка сузылган куркынычсыз чумулар системасын эшләүнең беренче этабында, су астына алты сәгатькә төшүне оештыра алганнар. 2018 елның мартында тикшеренүчеләр 363 минут дәвамында сәламәтлеккә зыян китермичә боз астында эшләделәр. Быел Арктика шартларында эшләгәндә су астына төшүнең вакытын мөмкин булган кадәр арттыру турында карар кабул ителде. 30 гыйнварда аквалангистлар су астында мөмкин булган төрле ситуацияләрне: авария, җиһазларның эштән чыгуы, үзара ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия производствосы җиһазларын сынаячак. Тикшеренү базасы Казанда Изумрудное күлендә урнаштырылачак.

«Биредә уникаль тәҗрибә булачак: безнең егетләр боз астында 10 сәгать эшләячәкләр. Алар отрядны өйрәнү өчен полигон төзиячәкләр, параллель рәвештә төрле мәсьәләләрне, тестларны хәл итәчәкләр. Хәзер булган барлык стереотипларны сындырырга кирәк. Беренче чиратта, бу боз астына озак торуга  бәйле психологик киртәләр, бу, нигездә, биш сәгатьтән артык мөмкин түгел. Узган ел алты сәгать боз астында эшләдек инде, ул вакытта безгә бу мөмкин түгел, дигәннәр иде. Без мөмкин булмаганны эшли алдык», - дип шәрехли отряд җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Экпедициядә катнашучылар фотосы

Быел эшче төркем составында тәҗрибәле аквалангистлар гына түгел, Ак, Баренец һәм Каспий диңгезләрендә отрядның эре тикшеренү экспедицияләрендә үзләрен күрсәткән яшьләр юнәлешенең лидерлары да бар. Әзерлек эшләре 2018 елның декабрендә башланды, боз астында булу вакыты этаплап арттырылды, җир өсте тәэмин итү командасы белән үзара хезмәттәшлек итте. Яр Чаллы РГҖ җирле бүлекчәсе командага техник ярдәм күрсәтә.

10 сәгать эчендә су астына төшүне теркәү һәм аны бөтендөнья дәрәҗәсендә тану өчен халыкара экспертлар берләшмәсе вәкиле чакырылган, бу - Божана Остойич (Сербия) Бөтендөнья Су асты эшчәнлеге конфедерациясе директорлар советы әгъзасы.

Отряд әгъзаларының ирешкән уңышлары бөтен дөнья буенча су асты тикшеренүчеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә (Санкт-Петербург, Россия) табиблар белән бергә отряд салкын диңгезләрдә озак һәм тирән су астына төшүләр системасын булдыра, ул төрле кыен, керергә авыр булган урыннарда да экспедицияләр оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 11:25