Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елда республикада сәнәгать җитештерүе күләме 2017 ел күрсәткечләреннән 2,3 трлн сумга артып киткән һәм 2 трлн 818 млрд сум тәшкил иткән. Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 102% ка җитте. Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында әнә шул хакта хәбәр итте.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, республика Идел буе федераль округында лидерлык позициясен саклый һәм инвестицияләр күләме буенча дүртенче урында һәм Россия Федерациясендә сәнәгать җитештерүе күләме буенча бишенче урында тора. Шулай ук Татарстан товар әйләнеше һәм җан башына ваклап сату товар әйләнеше күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Моннан тыш, министр агымдагы елның эре проектлары арасында Чаллыда К5 буын автомобильләре өчен кабиналар каркасларын серияләп җитештерүне башлап җибәрүне дә билгеләп үтте. Альберт Кәримов ассызыклаганча, 2019 елда зур вакыйга көтелә – КАМАЗ төзелешен башлап җибәрүгә 50 ел.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 12:02