Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Воронеж өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты вәкилләре Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә килделәр. Медицина делегациясе практик эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан КБМҮнең перинаталь үзәгендә һәм балалар хастаханәсендә экскурсиядә булды. Балалар стационарында кунаклар пациентларны маршрутизацияләү һәм ашыгыч яки планлы госпитализацияләүне оештыру белән таныштылар. Травматология бүлегендә белгечләр эчке документлар алып баруны өйрәнделәр. Перинаталь үзәктә табибларны бала тудыру, яңа туган балаларны реанимацияләү һәм бала тапканнан соң эшләү бүлекләренең эше белән таныштырдылар.

Воронеж өлкәсенең табиблары стационарда медицина хезмәтенең сыйфатына һәм иминлегенә эчке контроль оештыруга юнәлтелгән КБМҮ эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 13:19