Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Атмосфера” креатив лагеренда катнашучылар кышкы смена вакытында «Балалар ни тели?" темасына яңа социаль видеоролик төшерделәр. Кино төшерер алдыннан һәр бала кешелекнең 10 глобаль проблемасы турында атады һәм алар фикеренчә, төп проблемалар йомгаклау ролигына кергән. Балалар бертавыштан мәрхәмәтле, тынычлык һәм тату дөньяда яшәргә теләүләрен әйттеләр.

Бу беренче социаль видеоролик түгел. Беренче булып җәйге тематик сменада төшерелгән «Аралашу» ишарәләр телендәге ролик торды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Атмосфера» креатив лагере 2018 елда оештырылды. Хәзер оештыручылар Чаллы балалары өчен язгы каникуллар вакытында булачак «Иҗат» юнәлеше буенча смена әзерли. Креатив лагерь сменалары Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан уңай бәяләнде.


Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 13:34