Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда пенсионерлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган шахмат буенча шәһәр ярышлары ачылды. Классик шахмат буенча тугыз ир-ат турниры һәм тиз шахмат буенча тугыз ир-ат турниры үткәрү планлаштырыла. Ярышлар шартлары буенча турнирларда катнашуга 1959 елгы һәм өлкәнрәк ир-атлар кертелә. Турнир 22 февральгә кадәр дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак.

Турнирны гадәттәгечә Пенсия фонды Идарәсе, «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге һәм «Ока» сәүдә йорты ҖЧҖ оештыра. Турыдан-туры уздыру «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахмат бүлеге судьялар коллегиясенә йөкләнә.

Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 09:16