Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мәдинә Шәйхетдин кызы Шиһапова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров тапшырдылар.

Мәдинә Шәйхетдин кызы Тукай районы Шөкерәле авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләр башкара. 1947 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1954 елда Салихов Мулланур Хаҗи улы белән тормыш корып җибәрә. Лаеклы ялга чыкканчы Кою заводында эшли. Мәдинә Шәйхетдин кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 13:50