Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

6 февральдә 16:00 сәгатьтә «Акчарлак» хоккей кортында А. В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы призына яшүсмерләр-яшьләр клублары командалары арасында хоккей турнирының шәһәр этабын ябу тантанасы узачак.

Турнир уеннары 4 гыйнвардан “Яшүсмер” яшүсмерләр клубларының хоккей кортларында башланды. Ярышларның максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәләтле һәм перспективалы хоккейчыларны ачыклау.

Турнирда барлыгы 35 хоккей командасы катнаша, ул 450 кешене  үз эченә ала.

1, 2 урыннарны алган командалар тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү дүрт яшь төркеме буенча узачак. Турнир призерларына һәм җиңүчеләренә кубоклар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Чарада мәртәбәле кунаклар, яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашачак. 

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 14:37