Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Никита Кайманов исемендәге мәктәп кадетлары ант кабул иттеләр. Чара мәктәпнең спорт залында үтте. Мәктәп директоры Марсель Мөхәммәдиевның сәламләү сүзләреннән соң, котлау сүзе дәрәҗәле кунакларга бирелде. Алар арасында ТР «Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» Яр Чаллы автомәктәбе башлыгы Шәүкәт Габделбәр улы да бар иде. Барлык чыгыш ясаучылар да, антка карата ихтирамлы мөнәсәбәт, халкыбызның гореф-гадәтләренә салынуын билгеләп үттеләр.

Ант кабул итү ахырында кадетлар үзләренең бию һәм музыкаль сәләтләрен генә түгел, янгын сүндерү, беренче ярдәм күрсәтү һәм коткару, бау бәйләү буенча һөнәри осталыкларын да күрсәттеләр.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 14:44