Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Кыям улы Уразгильдинга 90 яшь тулды.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Людмила Калаева да кушылды.

Фоат Кыям улы Уразгильдин Азнакай районының Актүбә поселогында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган поселогында хезмәт куя. Сугыштан соңгы елларда Красноярск крае Шагирислам авылында укытучы булып эшли, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1952 елдан пенсиягә чыкканчы Фоат Кыям улы башта укытучы, аннары Актүбәдә мәктәп директоры булып эшли.

2012 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Фоат Кыям улы 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 16:19