Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

3нче балалар музыка мәктәбенең вокал-хор дисциплиналары укытучысы Гыймадиева Гүзәлия җитәкчелегендәге «Фантазия» вокал ансамбле, үзенең 10-яшьлек юбилеен "Яхшы кызлар"дигән концерт белән билгеләп үтте. 

"Фантазия" шәһәрнең иҗат коллективларының берсе, аның үзенчәлеге-башкару осталыгы, иҗат белән мавыгу, репертуарны сайлауга креатив якын килү. Ансамбльдә катнашучылар әсәрләрне инглиз, татар һәм рус телләрендә башкаралар. Ансамбльнең солистлары-3 нче балалар музыка мәктәбенең вокал-хор, теоретик дисциплиналар укытучылары һәм концертмейстерлары. "Фантазия" - актив концерт эшчәнлеге алып баручы укытучылар коллективы шәһәр һәм республика чараларында даими катнашучы булып тора.

Концерт программасында төрле стильләр һәм жанр әсәрләре яңгырады. Вокал сәнгатенә мәхәббәт, кешеләргә шатлык бүләк итә белү "Фантазия" укытучылары вокаль ансамбленең иҗат кредосы.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 16:46