Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының сәламәтлек саклау системасы республикада иң яхшысы дип табылды. Бу хакта 2018 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча ТР сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең видеоконференция режимында узган киңәйтелгән утырышында билгеле булды. Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, республикада гомер озынлыгы 74,3 ел тәшкил иткән (Россия Федерациясендә – 72,7). Яр Чаллы шәһәре үлүчеләр санының түбән дәрәҗәсе буенча уңай яктан билгеләп үтелде.

Автокала республикада туучылар саны үлүчеләр саныннан һәрвакыт артып киткән шәһәрләрнең берсе булып кала. 2018 ел нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 2691 кеше тәшкил итте, ТР буенча – 2021 кеше исәпләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республика буенча тулаем алганда, сәламәтлек саклау министрлыгы алдында эшкә яраклы халыкның үлем дәрәҗәсе кимү бурычы тора.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кризисы да игътибарсыз калмады. Хәзерге вакытта республика медицина кадрларына кытлык кичерә. Биредә Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен уку-укыту үзәген ачу практикасын билгеләп үттеләр. Исегезгә төшерәбез, 2нче шәһәр хастаханәсе базасында булачак табиблар практик эшчәнлек белән шөгыльләнәчәкләр. Проектның беренче катнашучылары – җиде студент, аларның бишесе Чаллыдан. Мондый проект укудан соң автокалада эшләячәк белгечләрне максатчан әзерләүне күздә тота.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, утырыш нәтиҗәләре буенча, 2019 елда Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндерү дәвам итәчәк, дип билгеләде. Шулай ук ул дәвалау учреждениеләре җитәкчеләренең пациентларга карата эшкә зур игътибар бирүләрен сорады. "Шәһәрнең дәвалау учреждениеләрен яхшы хәлгә китерүгә җитди финанс ресурслары билгеләнә. 2017 елда без берьюлы 15 поликлиниканы тәртипкә китерә алдык. Бу 20, 30, 40 ел ремонтланмаган учреждениеләр. Моңа 1,5 млрд сум акча җәлеп ителде. Акча җәлеп ителәчәк, матди-техник база ныгытылачак, әмма кадрлар дефициты булганда да, дорфа мөнәсәбәтләргә түзеп тора алмыйбыз. Кайчак эшкә начар кәеф белән киләбез, тик бу авыруларга, көчсезләргә йогынты ясарга тиеш түгел", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Сишәмбе, 29 гыйнвар 2019, 17:13