1 февральдән айлык акчалата түләү 4,3%ка индексацияләнәчәк. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мондый түләүләрне 37 мең федераль ташламага ия категория ала, шул исәптән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм башка гражданнар. Моннан тыш, социаль хезмәтләр җыелмасы составына керүче дә 4,3 процентка индексацияләнәчәк. Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготниклар социаль хезмәтләрне натураль формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 08:55