Чаллының 2нче һәм 3нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр татар композиторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның тууына 108 ел тулуга багышланган «Җиһанов-Vivo» Республика фестиваль-конкурсында югары бүләкләр алдылар. Автокаланың яшь пианистлары жюрины югары дәрәҗәдәге үтәлеш белән таң калдырды. Миләүшә Шамеева конкурсның Гран-При иясе булды. Дарья Ребрихина, Анастасия Денисова, Алия Хәбибуллина I дәрәҗә лауреат булдылар. Регина Мөхәммәтдинова III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 11:20