Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 февральдә Яр буе паркында «Татарстан чаңгы юлы-2019» ярышлары узачак. Ел саен әлеге ярышлар стартына Яр Чаллыда 20 меңнән артык катнашучы чыга. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов билгеләп үткәнчә, ярышлар республикада иң массалы ярышлар булып тора һәм «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия ярышлары кысаларында уза, аларга илнең 70тән артык регионы кушыла.

Гаризалар 5 февральдән 9:00дан 17:00 сәгатькә кадәр шахмат-шашка клубында кабул ителә. Моннан тыш, катнашу өчен ярышлар көнендә дә 10:00 сәгатькә кадәр гариза бирергә мөмкин булачак. 18 яшькә кадәр катнашучыларга медицина белешмәсе булу мәҗбүри.

Ярышлар шарты буенча тулырак мәгълүматне биредә алырга мөмкин. Сораулар 30-56-70, 30-56-74 телефоннары аша кабул ителә.

Шимбә, 9 февраль 2019, 08:27