Февраль ахырына кадәр чаллылылар «Дөнья халыклары тораклары» күргәзмәсен карый алачак. Экология һәм табигатьне саклау бүлеге күргәзмә оештырды, анда дөнья халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм дини күзаллауларын күрсәтә торган планета халыклары торакларының макетлары һәм үрнәкләре тәкъдим ителде.
Теләге булган һәркем төбәк күргәзмәсен карарга Шамил Усманов урамы, 19 йорт (31/13) адресы буенча урнашкан 50нче мәктәп бинасына килә ала. Барлык сораулар буенча 58-39-64 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 13:25