Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният йортының мәрмәр залында «Казан-Чаллы, Транзит» республика күчмә күргәзмәсе ачылды.

Чарада Казан һәм Мәскәүдән мәртәбәле кунаклар: ТР Рәссамнар берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы Альберт Шиабиев, Татарстанның халык рәссамы – Мөдәрис Минһаҗев, халыкара рәссамнар Берлеге әгъзасы – Евгений Хайлов катнашты.

Кичә барышында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Мария Фадеева лаек булды.

Һәр теләгән кеше көн саен сәгать 9:00дан 20 февральгә кадәр дәвам итүче «Казан-Чаллы Транзит» күргәзмәсен күрә алачак (керү ирекле). 

Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 15:45