Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 3 июнендә Татарстанда цифрлы тапшыруларга күчү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, халыктан бу процессның ничек үтәчәге турында бик күп сораулар килә. Цифрлы телевидениегә ничек кушылырга? Иң элек телевизор цифрлы стандарт-DVB-Е2 ярдәмен тоюын билгеләргә кирәк. Әгәр тоя икән, цифрлы форматта каналларны карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру да җитә. Телевизор әлеге цифрлы стандартны хупламаса, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка телевизорга тоташтырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидениенең, IP телевидение, спутник телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук эфир телетапшыруларының абонентларына кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телевидениесенә тоташтыру автомат рәвештә башкарыла.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча чаллылылар 8-800-220-20-02 номеры буенча бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук кирәкле мәгълүматны түбәндәге адрес буенча актив сылтама кереп тә алырга мөмкин: http://mic.tatarstan.ru/rus/tsifrovoe-tv.htm.

Дүшәмбе, 27 май 2019, 09:21