Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов 82 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталы буенча 40 меңнән артык сертификат бирелгән. Күпчелек гаиләләр аны торак шартларын яхшыртуга финанс ярдәме итеп юлладылар. Моннан тыш, Чаллыда балаларны укыту өчен маткапитал акчаларын сарыф итү буенча 1413 гариза кабул ителгән. 

Сертификат бирү чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны шулай ук гражданинның Шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 30 гыйнвар 2019, 17:00