Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районының 54 комплексында яшәүчеләр белән чираттагы очрашу 48 нче мәктәптә узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко катнашты. Очрашуны Автозавод районы башлыгы Раушан Усманова ачты. Үзенең чыгышында ул район администрациясе тарафыннан 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды.

Башкарылган эшләр һәм 2019 елга билгеләнгән бурычлар турында очрашуда катнашучылар алдында шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко чыгыш ясады: «54/01, 54/03, 54/04, 54/08, 54/12 йортларда яшәүчеләрдән 54 комплекс буенча депутат кабул итү бүлмәсенә 12 мөрәҗәгать керде, шуларның бишесе уңай хәл ителде».

"Челныстройремонт" ИК эшчәнлеге турында компания җитәкчесе Руслан Кәримов сөйләде. Ул 2018 елда биналарның, шәһәр һәм региональ фондларның милекчеләр акчасы хисабына 54/04 торак йортка 13,3 млн сумнан артык капиталь ремонт ясалуын билгеләп үтте.

Илья Зуев катнашучыларга 2019 елга планнар һәм проектлар турында сөйләп, очрашуга йомгак ясады. "Иң өстенлекле бурычларның берсе-310 мең кв. метрдан да ким булмаган торак, 65 микрорайонда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, спорт универсаль мәйданчыклары төзү".

54 комплекста яшәүчеләр шәһәр җитәкчелегенә торак йортларны капиталь ремонтлау, автотранспортны санкцияләнмәгән парковкалау, йорт яны территориясен төзекләндерү, квартал эчендәге юлларны чистарту буенча сораулар бирделәр.

Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 10:46