Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган елда автокаланың Пенсия фонды идарәсе Чаллыда яшәүче 151 меңнән артык кешене түләү белән тәэмин иткән. Пенсияләрнең барлык төрләренә, пособиеләргә һәм башка социаль түләүләргә чыгымнар 24 млрд сум тәшкил иткән. Әлеге мәгълүматларны идарәнең 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә җиткерделәр. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашты.

Наил Мәһдиев идарә коллективына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде: «Безнең шәһәрдә яшәүче 150 меңнән артык кеше матди һәм мораль ярдәм ала. 2018 ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 534 мең кеше яши, аларның һәр дүртенчесе сезгә теге яки бу мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Сезнең ныклы намуслы коллективыгыз тарафыннан хәл ителә торган бурычлар, һичшиксез, республика һәм федераль хакимият кешеләренең мөнәсәбәтенә йогынты ясый».

2018 елның гыйнвар, февраль, апрель һәм август айларында пенсияләрне, айлык акчалата түләүләрне индексацияләү, эшләүче пенсионерлар өчен яңадан исәпләү үткәрелде. Ел дәвамында эшләмәүче барлык пенсионерларга пенсиягә өстәмә социаль түләүләр башкарылды. 2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,05%ка индексацияләнде, бу фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Үткәрелгән барлык чаралар нәтиҗәсендә хәзерге вакытта шәһәр буенча пенсиянең уртача күләме 13 627 сум тәшкил итә, яшь буенча уртача пенсия күләме – 14 245 сум.

Шулай ук Чаллы Пенсия фонды идарәсе эшенең мөһим юнәлеше булып ана капиталы сертификатларын тапшыру тора. Чаллы ана капиталы чаралары белән эш итү буенча Россия шәһәрләре арасында алдынгы позицияләрнең берсен били. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнварыннан) Чаллы гаиләләренә 40 меңнән артык сертификат бирелгән. «Өченче буын университеты»проекты кысаларында Чаллы компьютер грамоталылыгының өлкән буынын укыту буенча Пенсия фонды тарафыннан актив эш алып барыла. Шул исәптән, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алучы чаллылылар көннән-көн арта бара. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге-дәүләт хезмәтләре порталында гражданнарны параллель теркәү белән Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында теркәү хезмәте күрсәтүче беренче федераль дәүләт органы.

 Чара ахырында идарәнең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 14:55