21 февраль көнне 15:00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Ватанга хезмәт итәм» патриотик җыр региональ фестивале узачак. Җиңүчеләр һәм катнашучылар иң яхшы номерлар белән «Чакырылыш көне», «Ватанны саклаучылар көне», «Яшьләр көне», «Җиңү көне» кебек әһәмиятле шәһәр чараларында катнашачак. Фестиваль номинацияләре: - вокал-соло (кече төркем 10-16); - вокаль ансамбль (кече төркем 10-16); - вокал-соло (өлкән төркем 17-36); - вокаль ансамбль (17-36 өлкән төркем). Катнашу өчен гаризалар 20 февральгә кадәр mc-shatlyk@mail.ru электрон почта аша кабул ителә, хатта "Ватанга хезмәт итәм" дип кую зарур.
Фестивальнең шартлары һәм гариза бирү формасы биредә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 16:27