Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Диалог" психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары, шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары педагог-психологлары өчен «Яр Чаллы наркология диспансеры» психологлары катнашында семинар-практикум оештырдылар. Семинарның темасы «Психоактив матдәләр куллану тәҗрибәсе булган яшүсмерләрне һәм яшьләрне психологик-педагогик яктан тәэмин итү».

Чараның беренче өлешендә Яр Чаллы Наркология диспансерының өлкән медицина психологы Ольга Рапопорт чыгыш ясады. Ул яшь кешенең наркотик матдәләр куллануга тартылуының сәбәпләре, бәйлелекне формалаштыруга ярдәм итүче факторлар белән таныштырды.

Семинарның гамәли өлешендә Чаллы наркология диспансерының яшүсмерләр кабинеты медицина психологы Наталья Кульгинская психоактив матдәләр эпизодик куллану тәҗрибәсе булган яшүсмерләрнең психологик үзенчәлекләре һәм аларны коррекцияләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Практикум вакытында психоактив матдәләр куллануның тискәре нәтиҗәләрен аңлауга юнәлдерелгән когнитив-үз-үзеңне тоту терапиясе техникасы каралды, шулай ук әлеге матдәләр мөнәсәбәтендә аңлырак позиция формалаштыру өчен уеннар уздырылды.

Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 16:59