Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә итү өлкәсендә профессионалларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Үсеш локомотивлары» белем бирү программасы һәм стратегик инициативалар конкурсы ачылды. Конкурста финалга чыккан 75 укучы беренче белем бирү модуле кысаларында КАМАЗ заводында булдылар, шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очраштылар. «Бу федераль проект беренче чиратта Чаллыда гамәлгә ашырыла. Автокала Россиянең иң эре моношәһәрләренең берсе булып тора. Соңгы елларда без икътисадның динамикасын күрәбез. Без төрле өлкәләрдә талантлы яшь белгечләрне кабул итәргә әзер, моның өчен шартлар тудырабыз. Шулай ук шәһәр тирәлеге белән дә шөгыльләнәбез. Заманча предприятиедә эшләү мөмкинлеге генә булырга тиеш түгел, шулай ук уңайлы тормыш өчен шартлар да тудырылырга тиеш», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Конкурста катнашучыларның барысы да (алар 75 кеше), икътисад, менеджмент һәм идарә өлкәсендә югары теоретик нәтиҗәләр күрсәтеп, беренчел сайлап алу узган. Алар арасында шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, муниципаль хезмәткәрләр бар. Белем бирү модуле кысаларында алар республика һәм илнең сәнәгать компанияләре һәм инновацион инфраструктурасы эшчәнлеген өйрәнәчәкләр. Проект шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары бизнес-бергәлеге, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре йөзендә остазлыкны күздә тота.

«Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсында җиңүчеләр Татарстан предприятиеләрендә стажировка узу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге алачак, алар арасында – «КАМАЗ» ГАҖ, «Ак барс банк» ГАҖ, «Алабуга» МИЗ компаниялщре бар. Инде эшләүче финалистлар үзләренең һөнәри күнекмәләрен үстерә һәм карьера үсешенә дәгъва итә ала.

Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 19:08