Үзәк районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нурсәгадәт Минеәхмәт кызы Гыйльманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Башкортстан Республикасы Юкәле күл авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы Башкортстанның Белорецк шәһәрендә сталепроволовка заводында эшли. 2004 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый. Нурсәгадәт Миниәхмәт кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 1 февраль 2019, 08:22