Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы сәүдә-технология институтында шәһәрнең мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре ТР премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашты. Залда югары уку йортлары, көллият, мәктәпләр директорлары катнашты. 2018 елның нәтиҗәләрен фильмда тәкъдим иттеләр, анда кыскача гына автокаланың төп казанышлары гомумиләштерелгән иде.

“Фильм ахырында дөрес әйтелде, бүгенге көндә Яр Чаллы илнең иң югары сыйфатлы шәһәрләре арасында ышанычлы урын били – бу сезнең һәрберегезнең казанышы! Бу чыннан да шулай”, - диде шәһәр башлыгы.

Доклад ел нәтиҗәләрен гомумиләштерүдән, төрле федераль һәм республика программаларын үтәү буенча хисаплардан булды. Билгеле инде, мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Соңгы өч елда Яр Чаллыда ел саен мәктәп төзелә. 2018 елда яңа төркемнәр барлыкка киләчәк алты балалар бакчасы төзү турында Карар кабул ителде.

Чаллы мәктәпләрендә булган соңгы тискәре вакыйгалар сериясе дә шәһәр башлыгы игътибарыннан читтә калмады: «Без эшләгән иң кыйммәтлесе – кешеләр. Авыр булса, конвейрга барасың, җитештерүдә эшлисең, анда «кеше-техника» чылбырында аралашу бара. Әмма һөнәр сайлагансың икән, үзеңне лаеклы тотарга тиешсең. Бирешергә ярамый! Бу безне бизәми дә! Әйе, бездә мәгариф өлкәсендә күрсәткечләр яхшы, әмма армиянең бөтен эшен талантлы, намуслы, акыллы педагогларның эшен юкка чыгара. Без барыбыз да билгеле бер нәтиҗәләр ясарга тиеш. Мин сезгә мөрәҗәгать итәм – сез коллектив белән эшләгез – яшь кызлар килә, алар белән тормыш тәҗрибәгез, игътибарыгызны исәпкә алып эшләргә кирәк. Шуңа да сез җитәкчеләр, лидерлар. Һәрбер дорфалык өчен сез җавап бирәсез. Сез яхшы нәтиҗәләр өчен дә җавап тотасыз: без сезне бәялибез, бүләклибез, хуплыйбыз. Үпкәләмәгез, әмма мондый фактлар килеп чыкса, кисәтүләр ясаячакбыз».

Чыгышының ахырында мэр мәгариф темасына тагын бер кат әйләнеп кайтты: «Мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Моны ихлас әйтәм. Шәһәрнең бүгенге һәм иртәгәсе язмышы сезнең кулда икәнлеген аңлыйм. Бездә яшьләр әйбәт, алар белән шөгыльләнергә, тыңларга, ишетергә һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәргә кирәк. Без уйлыйбыз, сез моның өчен барысын да эшлисез, әмма  укыту һәм тәрбия процесслары кулга-кул тотынышып барсын иде».

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шулай ук иң элек республика буенча ел нәтиҗәләрен тәкъдим итте, аннан соң ул кураторлык иткән темага күчте. Ул хәбәр иткәнчә, 1148 белем бирү оешмасы Татарстанда 17,5 млрд сумлык ремонт ясалган. 2019 елда 150 мәгариф оешмасында 3 млрд сумнан артык суммага капиталь ремонт ясау планлаштырыла. 2018 елда 10 мәктәп ачылды, шуларның берсе автокалада.

Тиздән Татарстанда 1501 урынлык яңа мәктәп барлыкка киләчәк, дигән мәгълүмат катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Анда 4 спорт залы булачак, әмма бассейннар юк. Министр искәрткәнчә, 2019 елда Чаллы политехника көллиятендә эшләрне тәмамлау һәм физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бер балалар бакчасын җайлаштыру планлаштырыла. Рафис Борһанов чыгышының төп темасы һөнәри юнәлеш бирү булды.

Чыгышының ахырында Рафис Борһанов укытучыларга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм укучылар өчен яхшы остазлар булып калуларын теләде.

Җомга, 1 февраль 2019, 10:55