Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге планнар турында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте. 

«Безнең Кама аръягы зонасында, төбәкара онкология үзәге төзү бурычы тора. Әлеге бурыч республика җитәкчелеге тарафыннан федераль үзәк алдында куела. Әлегә Россия Федерациясе дә, федераль бюджет аша мондый онкология үзәген төзүгә җитди финанс ресурсларын кертә алсын өчен, билгеле бер килешүләр бар», – дип сөйләде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, хәзерге вакытта объектны проектлау бара. Урын билгеләнгән инде – заманча онкология үзәге ашыгыч медицина ярдәме хезмәте районында барлыкка киләчәк:

«Бердәм комплекс булсын өчен, анда тагын бер биеклек пәйда булырга тиеш. Әлегә ахыргы проект юк. Мондый йөкләмә бар. Бүген шөгыльләнәбез. Тулы ачыклык булса, финанслау чыганагы билгеләнәчәк, проект әзер булачак – бу турыда барыгыз да белерсез», – диде шәһәр башлыгы.

Җомга, 1 февраль 2019, 13:04