Автокаланың Чулман проспектында аквапарктан тыш башка мәдәни-спорт объектлары да барлыкка киләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде. "Чулман проспектының бөтен полосасы, ипподромы, ЗАГС – болар барысы да җәмәгать биналары өчен хезмәт итәчәк. Әлеге яшел массив-шәһәрнең байлыгы, бу тар даирә кешеләренең яисә мэрның байлыгы түгел. Анда аквапарк, көрәш сарае булачак, ясалма бозлы объектлар урынлы булачак, ябык футбол манежы кирәк. Фигуралы шууны үстерү зарур, нәфис гимнастика да кирәк," – диде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 1 февраль 2019, 14:00