Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

111нче "Батыр" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2019" республика конкурсының зона этабы узды. Чарада Менделеевск, Әгерҗе, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән тугыз педагог катнашты. Аларның һәркайсы үз муниципаль берәмлегендә җиңү яулаган. Яр Чаллы данын 19нчы «Аленка», 45нче  «Машенька», 104нче  «Бәләкәч» мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре яклады. Катнашучылар жюри тарафыннан балалар белән белем бирү эшчәнлеге фрагментын һәм эш тәҗрибәсе презентациясен күрсәттеләр.

Финалистлар гомуми рейтинг нигезендә Татарстан Республикасы буенча барлык конкурсантларны бәяләгәннән соң билгеләнәчәк, ә бу исә 100 дән артык педагог.

Җомга, 1 февраль 2019, 16:32