Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Нур" яшьләр үзәгендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел һәм Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 76 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә шәһәрнең хәрби-патриотик клублары кадетлары, «Защита» хәрби хезмәткәрләр берләшмәсенең төбәк иҗтимагый оешмасы офицерлары, Үзәк районы ветераннар Советы һәм Яр Чаллы шәһәре яшьләре катнашты.

Ветераннар һәм офицерлар сугыш турында мөһим фактлар, үзләренең җиңү өчен ничек көрәшүләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Чарада 50гә якын кеше катнашты. Һәр докладчыга сораулар бирелде, һәм һәр катнашучы үз фикерен белдерә һәм аны кызыксындырган теләсә кайсы сорау бирә алды.

Җомга, 1 февраль 2019, 17:04