Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Үзәк районында Сталинград сугышында катнашкан өч кеше яши: Хәйдәр Сабир улы Вәлиәхмәтов, Гаффар Хәбибрахман улы Хәбибрахманов, Анна Михайловна Бувалец. Истәлекле көн алдыннан алар район администраиясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар алдылар. Ул Җиңү өчен рәхмәт белдерде, ветераннарга нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләде. 60нчы мәктәп тимурчылары Гаффар Хәбибрахман улы янында кунакта булдылар, аңа бүләкләр тапшырдылар һәм концерт программасы аша котладылар.

Үз чиратында Гаффар Хәбибрахман улы сугыш юлы турындагы хатирәләре белән уртаклашты һәм  балаларга үзенең озак еллар җыйган, өй китапханәсен бүләк итте.

Хәрби дан көнен билгеләп, районның мәгариф учреждениеләрендә патриотик уеннар, тематик күргәзмәләр оештырыла, сугышчан дан музейларына экскурсияләр үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар уза.

Шимбә, 2 февраль 2019, 10:44