Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Чаллыда яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелде. Димәк, ата-аналар әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратка баса ала. Шулай итеп, 63 микрорайондагы121нче балалар бакчасы "Сабантуй" дип аталачак, яңа шәһәрнең 14нче комплексында 122нче "АБВГДейка", 35нче комплекстагысы 123 "Акчарлак" балалар бакчасы исемен йөртәчәк. Замелекесьеда ачылачак ике балалар бакчасы 124нче «Капитошка» (20 микрорайон) һәм 125 «Смешарики» (22 микрорайон) исемнәрен алачак. ЗЯБ бистәсенең 14 комплексында  126нчы балалар бакчасы «Бисеринки» дип аталачак.

Өстенлекле балалар бакчасына ата-аналар, шулай ук баланың законлы вәкилләре uslugi.tatar.ru порталы аша,  Яңа шәһәрнең 3/16 һәм ГЭС поселогының Гидротөзүчеләр урамы, 4/2/ адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәкләргә гариза белән мөрәҗәгать итеп баса яки алыштыра ала. мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Яңа шәһәр, 20/07А йорты, 1нче кабинетка, чәршәмбедән тыш көн саен 8:00 дән 12:00гә кадәр килергә яки 56-12-67 телефоны аша белгечләр белән элемтәгә чыгарга мөмкин.

Чәршәмбе, 27 февраль 2019, 13:14