Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Татарстанга эш визиты белән килде. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара Казанда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Беренче Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында узды.

Утырыш барышында Чаллы шәһәреннән өч мәдәният хезмәткәре югары бүләкләргә лаек булды. Мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән 

1нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, "Россия Рәссамнар берлеге" әгъзасы Рият Мөхәмәтдинов; Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов; 4нче балалар музыка мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мизгел" җыр театрының сәнгать җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшина бүләкләнделәр.

Дүшәмбе, 4 февраль 2019, 09:53