Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин "ПРОФТЕРМО" заводында булдылар. Алар предприятие сатып алган камера мичләренең яңа линейкасы белән таныштылар. Компания төрле җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ сәнәгате өчен комплектлаучы автокомпонентлар җитештерүче детальләрне термик эшкәртү буенча хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.
Завод үз эшчәнлеген 2002 елда башлаган, хәзерге вакытта предприятиенең 35 берәмлек термик җиһазы бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 4 февраль 2019, 17:06