Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәб Хәсәнша кызы Сәгетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне аңа Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Зәйнәб Хәсәнша кызы Әлки районы Салман авылында туа.  Башлангыч мәктәпнең 4 классын тәмамлый. Сугыш елларында тракторчы булып эшли. 1948 елда Сәгетдинов Шәүкәт Сәйфулла улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Чуаш Кичүе авылына күчеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы Энергетик совхозында эшли.

Ире белән бергә 7 бала тәрбияләп үстергән, 15 оныгы, 19 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының оныкчыгы бар.

Сәгетдинова Зәйнәб Хәсәнша кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 4 февраль 2019, 16:46