Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Элеватор тавының «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә шәһәр җитәкчелеге белән очрашу узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров, Комсомол районы башлыгы Александр Кислов катнашты. Соңгысы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты.

Шулай ук 2018 елгы эшчәнлекне гомумиләштерү белән "Кызыл тау" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Рәис Саттаров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта бу районда 770 йорт исәпләнә һәм аларда 2018 кеше яши. Узган елда территориаль иҗтимагый үзидарәләр бистәдә зур күләмле бәйрәмнәр үткәрүдә катнаштылар, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән чәй эчтеләр, торак район имамнары ярдәме белән дини бәйрәм хөрмәтенә хәйрия ашлары оештырдылар.

С. П. Титов исемендәге КБК җитәкчелегенә һәм шәхсән генераль директор, шәһәр Советы депутаты Андрей Фомичевка ТИҮ тәкъдим иткән проектларга ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерелде.

ТИҮ рәисенең тимер юл кичүе янында светофор кую турындагы үтенечен Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин карарга вәгъдә итте.

Очрашу бик җанлы узды. Бистәдә яшәүчеләр Ринат Абдуллинга сораулар бирделәр һәм шунда ук җаваплар алдылар. Әйтик, бөтен Чаллы халкына танылган «КАМАЗ-мастер» командасы узышчысы, үзе Элеватор Тавында яшәүче Фирдәүс Кәбиров кюветларны төзекләндерү тәкъдиме белән чыкты.

 Районны ЗЯБ бистәсе белән тоташтыручы күпер янына алып баручы пандуслар төзекләндерү турында мөрәжәгать яңгырады.

Бигрәк тә кызыл линияне бозу, ягъни рөхсәт ителгән төзелеш чикләре мәсьәләсе кискен килеп басты. "Без һәрвакыт хосусый секторга каршы барабыз, бигрәк тә иске төзелешләргә карата мөнәсәбәт буенча һәм закон бозу очраклары булмаса, бу мәсьәләләрне уңай хәл итәбез", - дип билгеләп үтте Ринат Абдуллин. 

Рәсми өлештән соң бистәдә яшәүчеләр шәһәр җитәкчелегенә шәхсән сораулар бирә алдылар.

Сишәмбе, 5 февраль 2019, 11:10