Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында чираттагы брифинг булды. Бу юлы ул Бөтендөнья яман шеш авырулары белән көрәшү көненә багышланган иде.

Брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР баш онкологы, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков, Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов катнаштылар.

Марат Садыйков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2019 елда Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру башланды, аларның төп бурычы-эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китемен киметү. Әлмәт шәһәрендә радиотерапевтик комплекс төзелеше бара, Яр Чаллыда онкология диспансеры төзелеше проекты эшләнде, шулай ук балалар онкоүзәген төзү турында карар кабул ителде. "Мондый үзәк булганда, без үз вакытында диагностиканы, югары нәтиҗәле һәм югары технологияле дәвалауны алга таба иртә тернәкләндерүне үз эченә алган клиник процессны гамәлгә ашыра алачакбыз", - дип ассызыклады ул һәм шул ук вакытта республикада 8 меңнән артык бала Республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәвалана алуын хәбәр итте.

Хәзер татарстанлыларга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт һәм Чаллыда филиалларында, шулай ук үзәк хастаханәләрнең онко бүлекләрендә ярдәм күрсәтелә. "Яман шеш белән көрәш комплекслы һәм катлаулы бурыч булып тора, - дип дәвам итте Марат Садыйков. - Ел саен Татарстанда онкология авырулары булган 16 меңнән артык пациент ачыклана. 2018 елда бу сан 16300 кешене тәшкил итте, бу 2017 ел белән чагыштырганда 300 кешегә күбрәк.  Яман шештән үлүчеләр саны 4% ка артты – бу 269 кеше. Еш кына тире яман шеше – 13,3%, калын эчәклек – 13,2%, сөт бизләре -11,3%, үпкә яман шеше белән авыручылар 10% күзәтелә. Безнең алда онкологик чирләрдән 195тән алып 100 мең кешегә кадәр булган үлемне киметү бурычы тора".

Рөстәм Хәсәнов үз чиратында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина академиясендә  онкология юнәлеше буенча 24 студент белем ала, аларның 10сы ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар ярдәмендә укый. Академия онколог сыйфатында квалификацияне арттырырга теләгән кешеләр өчен уку курслары үткәрә. Ул шулай ук һәр кешенең үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешлеген билгеләп үтте. "Сораштырулар нигезендә, кешеләрнең 70%ка якыны чирләгәндә табибларга бара. Тик сүз онкология турында барганда, иртә диагностика мөһим. Шуңа да диспансерлаштыруны үз вакытында үтәргә кирәк", - диде ул.

Владимир Жаворонков коллегасы сүзен хуплады, сәламәт яшәү рәвеше яман шеш белән авыру ихтималын киметә, дип билгеләп үтте. "Тәмәке яман шешнең 16 төренең сәбәбе булып тора", - дип ассызыклады ТР баш онкологы. Яман шешнең сәбәпләренә йогынты ясый торган факторлар арасында ул тән авырлыгының артык булуын, аз хәрәкәтле яшәү рәвешен, алкогольне артык куллануны, кояшта озак яшәү рәвешен, шулай ук күкрәк сөте белән тукландырудан баш тартуны атады. "Авыруның башлангыч стадияләрендә яман шешнең 85%ы тулысынча дәвалана", - диде ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 4 февральдә Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көнен яки Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көнен билгеләп үттеләр. Халыкара яман шешкә каршы көрәш берлеге бу чараны 2005 елдан башлап үткәрә, җәмәгатьчелек игътибарын әлеге глобаль проблемага җәлеп итү һәм яман шештән үлем очракларын киметү, онкологик авыруларның безнең көннәрдә никадәр куркыныч һәм киң таралуын искә төшерү максаты белән уза ул.

Яман шеш-организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый ала торган 100дән артык авыруның гомуми билгеләмәсе. 

Сишәмбе, 5 февраль 2019, 13:10