Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 һәм 17 февральдә шәһәр ипподромында чираттагы Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов – «Салават Кубогы»на кышкы трек автомобиль ярышлары узачак. Әлеге ярышлар 1998 елдан башлап Яр Чаллыда ел саен уздырыла һәм һәрвакыт күпсанлы җанатарлар, тамашачыларны җыя.

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сүзләренчә, зачет өч турда барачак-параллель рәвештә Россия Кубогының 3 этабы һәм Россия чемпионатының 3 этабы уздырылачак. 

Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. 16 февральдә Россия милли Кубогының зачет төркемендә беренче квалификация узышлары 12:30да башлана. 14:00 сәгатьтән төркемдәге төп узышлар старт ала. Тантаналы ачу 17 февральдә 11: 00 сәгатьтә планлаштырылган, шуннан соң квалификация узышлары һәм «Н–1600» Россия чемпионатының зачет төркеме узышлары башланачак.

Роман Насрединов билгеләп үткәнчә, быел ярышлар «КАМАЗ»ның 50 еллыгына багышланган. 

"Хәзерге вакытта алар Россиядә бердәнбер хәйрия автомобиль ярышлары булып торалар. Барлык приз фонды Чаллы балалар йортына тапшырылачак", - дип өстәде ул.

Шимбә, 16 февраль 2019, 11:25