Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гаптерәзәк Сафа улы Хәмидуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров котлады.

Гәптерәзәк Сафа
улы Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туган. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлаган. 10 яшеннән 1949 елга кадәр туган авылында төрле эшләрдә йөргән. 1950 елда Нагфия Шәраф кызына өйләнә һәм гаиләсе белән Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәренә күчеп килә, анда кәгазь комбинатында эшли. 1976 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Гәптерәзәк Сафа улы Элеватор тавы авто хуҗалыгында слесарь булып эшли. Тормыш иптәше белән алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 5 февраль 2019, 14:05