Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Григорий Николаевич Чурин, Анна Калининна Кравченко һәм Александра Ильинична Анучинага 90 яшь тулды. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Олег Николаев та кушылды.

Григорий Николаевич Чурин ТАССРның Мамадыш районы Кулущи авылында туа. Сугыш елларында туган авылында эшли. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы Мамадыш районының Кама урман сәнәгате хуҗалыгында шофер булып хезмәт куя. 2003 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Григорий Николаевич 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар."1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей даталарына медальләре бар.

Анна Калиновна Кравченко Курган өлкәсенең Чулошное авылында туа. Сугыш елларында Чиләбе трактор заводында токарь булып эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм гаиләсе белән КазССРрның Кустанай шәһәренә китә, анда пенсиягә чыкканчы кибеттә сатучы булып эшли. 2005 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Анна Кравченко 6 бала тәрбияләп үстергән, 9 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Александра Ильинична Анучина Воронеж өлкәсенең Новая Чигла авылында туа. Сугыш елларында туган авылында эшли. 1946 елда хәрби хезмәткәргә кияүгә чыга һәм ире белән Лиепая (Латвия), Балтийск, Ленинград, Владивосток шәһәрләрендә хезмәт итә. 1965 елда гаиләсе белән Краснодар крае Кропоткин шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы ашханәдә кассир булып эшли. 2011 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Александра Ильинична 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы, 7 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 5 февраль 2019, 15:20