Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдаланучылар санын арттыру буенча актив эш алып барган өчен" Татарстан Республикасы президентының Рәхмәте белән бүләкләнде. Муниципалитет эшен Иннополиста узган ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында билгеләп үттеләр.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов һәм башкалар катнашты. 

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 08:14