Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда «Заряд» заводында җитештерелә торган хоккей кәшәкәләре иң эре ISPO Munich-2019 спорт товарлары күргәзмәсендә тәкъдим ителгән. Әлеге күргәзмәдә катнашу өчен Россиянең барлыгы 12 компаниясе РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан сайлап алынды. 

Дөньяда билгеле булган сәүдә ярминкәсендә спорт һәм актив ял итү өчен товарлар җитештерүчеләр быел 2800дән артык экспонент күрсәтте. Бу җиһазлар, кием-салым һәм аяк киемнәре коллекцияләре, яңалыклар һәм  спорт индустриясендә уникаль технологияләр һәм башкалар.  Мюнхенда узган күргәзмәдә дөньяның төрле илләреннән дистәләгән мең эксперт килер дип көтелә. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Заряд" – Россиядә хоккей кәшәкәләре җитештерүче беренче компания. Завод «Ак Барс»ның танылган уенчысы Данис Зарипов инициативасы белән оештырылды. Предприятие «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты  булып тора. Инвестицияләр күләме 164,5 млн сумны тәшкил итә.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 08:23