Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Замелекесье микрорайонында 39нчы мәктәп бүген тулысынча комплектланган.

«Монда яңа мәктәпкә ихтыяҗ туа инде. 1224 урынга исәпләнгән 39нчы мәктәп бүген тулысынча комплектланган. Ә 2017 елда 36 комплекста төзелгән 41нче мәктәптә бүген 1600дән артык бала белем ала», – дип билгеләп үтте Чаллы мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә вакытында.

Наил Мәһдиев сүзләренчә, район бик тиз үсә, шуңа күрә аны һәм спорт объектларын комплектацияләргә кирәк: «Яшьләр спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Бюджетныкы булган, гади спорт объектлары кирәк. Бу – муниципалитет алдында торган бурыч. Шундый үтенеч белән без республика җитәкчелегенә яңа микрорайоннар өчен бурычларны хәл итәргә булышсын өчен мөрәҗәгать итәбез», - диде шәһәр башлыгы.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 10:26