Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7 февральдә 14:00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалачак. 20 дән артык кеше иҗади чараның сайлап алу турында катнашырга теләк белдерде. Финалга 13 хатын-кыз һәм 1 ир-ат чыкты. Алар республика конкурсының зона турында катнашачаклар. Чараны әзерләү белән режиссер Венера Муллахмәтова шөгыльләнә.

Зона турында катнашучылар исемлеге:

Евгения Селезнева  -  1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы;

Нәфисә Ибраһимова - "КАМАЗ" ГАҖ пресс-рама заводының социаль үсеш бүлеген әйдәп баручы режиссеры;

Мария Купцова  - 2нче балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате һәм станок композициясе укытучысы;

Рәсимә Хәйбуллина  - "Чишмә" Халыклар дуслыгы йортында балетмейстер-куючы;

Җәмилә Мостафина -профессор, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Чаллы институтында чит телләр кафедрасы мөдире;

Любовь Якушева  - "Ак Барс Металл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 5 разрядлы күпер краны машинисты;

Гөлгенә Биринцева  - В. Д. Поташов исемендәге техник көллият укытучысы;

Татьяна Бобоназарова - "КАМАЗ" ГАҖ мастеры;

Лилия Салихова  - 52нче "Әкият" катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе;

 Эльмира Шәрипова- Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе директоры;

Вәсилә Микрюкова  - "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге"нең яшьләр белән эшләү белгече; 

Флюра Белозерцева - пенсионер, 27 нче мәктәп каршындагы "Шатлык" сәламәтлек төркеме җитәкчесе;

 Лариса Танова - "Танар" гаилә клиникасының баш табибы;

Эдуард Фәттахов - Пенсия фонды башлыгы, «Россия Пенсионерлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге советы рәисе, Шәһәр Советы депутаты.

Чәршәмбе, 6 февраль 2019, 10:49